Баулы районының Потапово-Тумбарлы авылында яңа ФАП янындагы территорияне төзекләндерүгә керештеләр

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Баулы районының Потапово-Тумбарлы авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында модульле технология буенча яңа медпункт төзелде. 

Хәзерге вакытта якындагы территорияне төзекләндерү һәм инженерлык челтәрләрен үткәрү эшләре бара. 

ФАП төзелеше физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит оештыру таләпләрен исәпкә алып башкарыла. 

Яңа модульле ФАП авыл халкына башлангыч этапта тиз һәм сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтергә ярдәм итәчәк. 

"Баулы РҮХ" ДАССУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International