Район халкына медицина ярдәме күрсәтү турында мәгълүмәт

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

          Ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен  5 ноябрьдән   11 ноябрьгә кадәр ашыгыч медицина бригадалары 246    тапкыр чыктылар,  алар  250  авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 20 кеше салынды, шулардан  башка медицина учрежденияләренә  13  кеше.

          Поликлиника табибларына   1695  пациент мөрәҗагать иттеләр, шул исәптән  302 бала.

          5  ноябрьдән  11  ноябрьгә кадәр стационарда 141     авыру  ятып чыкты, шул исәптән көндезге стационарда  40   пациент. Агымдагы чорда  5  бала дөньяга туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International