СОЦИАЛЬ ПАКЕТ: ХӘЛ ИТӘРГӘ ВАКЫТ!

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Социаль ярдәм күрсәтү, шул санда льготалы рецептлар буенча дару преператларын алу, безнең дәүләт тарафыннан гарантияләнгәнМондый ярдәм формасын үзең өчен дөрес сайларга бик мөһим.
Үзенең кәефе аерым борчу китермәгән , хроник авырулар көчәймәгән һәм прогрессланмаган чакларда, кеше натураль льготаны акчалата ярдәмгә алыштырырга кызыга башлый. Кешенең хәле начарлангач, авыру озакка сузылган, дәвалау һәм күпсанлы дарулар тәлап итә торган характерга әверелгәч, акчалата компенсациянең җитәрлек түгеллеге ачыклана. Мондый йөк гаилә бюджеты өчен көчтән килмәслек авыр булып чыгарга мөмкин.
Әгәр Сез элегрәк акчалата компенсацияне сайлаган булсагыз һәм сайлавыгызның дөрес түгеллегенә инансагыз, Сезгә шуны белергә мөһим: Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын Пенсия фондына тиешле гариза биргәннән соң кире кайтарырга мөмкин. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы Сезгә 2018 елда түләүсез дару ярдәмен алу өчен, шушы елның 1 октябреннән соңга калмыйча, Пенсия фондына социаль хезмәтләр җыелмасын бирүне яңарту турында гариза бирергә киңәш итә. Шушы датадан соң  социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукны бер ел дәвамында яңартырга мөмкин булмаячак (Россия Федерациясе законнар җыелмасы белән бу каралмаган).
Исегездә тотыгыз: Сезнең сайлавыгызга Сезнең сәламәтлегегез генә түгел, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның сәламәтлеге, тынычлыгы һәм иминлеге дә бәйле. Карар кабул итәр алдыннан, мәҗбүри рәвештә дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез.
2017 елда түләүсез дарулар алучы гражданнарга Пенсия Фондына гариза бирү кирәклеге юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International